2025 елда ай ярым эчендә республикада Русия гаскәренә 24 чит ил ватандашын җәлеп иткәннәр.
Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан (Башкортстан белән Татарстаннан) һәлак булулары расланганнар саны шушы көннәрдә 8,5 меңнән артты. Бу — ачык чыганакларда табылган исемнәр генә, чынлыкта үлүчеләр санының тагын да зуррак булуы бик мөмкин.
"Әгәр мәктәпкә алмыйча, урамда калдырсак, аларны хулиган яшьләр эләктереп алачак", ди ул. Былтыр 11 декабрьдә Русия Думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Ул 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.
Җинаять маддәсенә "шәхси файда өчен" һәм "акча өчен" дигән төшенчәләр кертмәкчеләр, җинаять эшләрен исә башта административ маддә нигезендә штрафка тартып тормыйча да ача алачаклар. Юристлар яңа төзәтмәләр беренче чиратта журналистларга, активистларга, адвокатларга һәм сәясәтчеләргә кагылачак ди.
Элек "Россия-1" телеканалында яңалыклар алып барган журналистны былтыр октябрьдә халыкара эзләүгә биргәннәр иде. Корбангалиеваның "террорчылыкны акларга чакыру"да һәм "милли нәфрәт яки дошманлык сәбәпле Русия гаскәре турында ялган мәгълүматлар таратуда" гаепләнүе искәртелде.
WSJ болар турында язганда ФСИНның элекке өч хезмәткәрләре сөйләгәннәргә таяна.
2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонының барлык өч тулы булмаган ротасын да Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрделәр. Анда 120ләп кеше киткән, диелгән иде. Былтыр октябрь аенда Татарстанга шул чакта үлгән "Алга" сугышчыларының җәсәдләрен кайтара башлаулары хәбәр ителде.
Саклану министрлыгына чаклы тоткыннарны сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җыя иде. 2023 елның маенда хәрби оешманың җитәкчесе Евгений Пригожин "Вагнер"ның сугышка 50 мең тоткынны җибәрүен, шуларның 10 меңе (20 проценты) үлүен хәбәр иткән иде.
Мондый лагерьларда утыручыларны кабат фронтка җибәрергә мөмкиннәр. Юрга бүлгесендәге хәрбиләр әйтүенчә, аларны сугышка конвой астында, йөк ташый торган вагоннарда алып китмәкче булалар. "45нче елдагы кебек", ди хәрбиләр.
"Движение сознательных отказчиков" хокук яклау проектында бу уңайдан: "Мәҗбүри хәрби хезмәттән азат ителү һәм сәламәтлек белән бәйле гаскәрдән китү авыррак булачак", дип кисәтәләр.
дәвам