Черниковкада яшәүчеләр бу үзәкне торак районда ачуларына каршылык белдереп петиция чыгарган иде. Петицияне җиде меңгә якын кеше имзалаган
Сугышның тагын бер елы тәмамлана. Бу ел Татарстан һәм Башкортстанга ниләр китергән? Белгечләр 2024 елның иң канкоешлы елы булганын әйтә. Аеруча татарлар һәм башкортлар өчен бу ел нәтиҗәсе аяныч, ди алар.
Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның азат ителүенә 5 ай. Ул әкренләп гадәти тормышка кайтып бара. Ничек бара бу эш, ниләр кичерә ул, алга таба нишләргә җыена? Башыннан узганнары, хисләре турында ул Азатлык Радиосы укучылары белән уртаклашты.
Җирле басмалар Медведевнең Уфага сәфәре төбәккә куркыныч янавы белән бәйле, дип яза. Аерым алганда Башкортстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме булу ихтималы турында фикер алышалар, диелә. Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк.
Хөкемдар Роза Булатова халыкка җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгаруы һәм журналист, активист Ольга Комлеваның сак астында тотылу вакытын озайтуы белән билгеле.
Петицияне 5,4 меңнән артык кеше имзалаган. Мөрәҗәгать авторлары мондый үзәкне элек көллият булган бинада ачуларына канәгать түгел. Ул мәктәпләргә, балалар бакчаларына нык якын урнашкан ди.
Шул ук вакытта Башкортстанда халыкның табигый кимүе 1,5 тапкырга арткан.
2025 елга кабул ителгән бюджетта керемнәр — 337,5 млрд сум, чыгымнар — 341,5 млрд сум, дефицит — дүрт млрд сум.
Рәхимованың адвокаты бу беркетмә "канунсыз һәм нигезсез" төзелгән дип саный.
дәвам