"Пруфы" язуынча, бу томан республика башкаласына кичә төшкән булган. Кешеләр ис аркасында башлары авыртуга зарланган.
Октябрь ахырында Башкортстанда хатын-кызлардан отряд төзеп аларны хәрби һоспитальләргә җибәрү тәкъдиме яңгыраган иде.
Соңгы атнада Азатлык Радиосы Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган — 110 исемне, Татарстаннан 107 исемне ачыклый алды.
Жилинода җиһазлар җитештерә торган завод төземәкче булалар, ул моңа кадәр шау-шуга сәбәпче булган "Кроношпан"ның аналогы булырга мөмкин, дип саный алар. Шуңа күрә җир кишәрлеген кабат мәктәп белән балалар бакчасы төзелеше өчен кире кайтаруны таләп итә.
Әлегә консуллыкны кайчан ачасылары билгеле түгел.
Ни рәвешле классик музыка дөньясында танылган җырчы Путин пропагандасы коралына әверелде?
Азат милләтләр Лигасы вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон Канада парламентында башкортча чыгыш ясады, ул Башкортстан да, Татарстан да Русиядән азат ителеп, аерым дәүләт буларак оешырга тиеш, диде. Идел-Урал штаты ни өчен кулай түгеллеген аңлатты.
"Абдразаков - Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде", дип белдерде Европарламент вице-президенты Пина Пичерно.
Балалар әдәбиятын контроль итүче эшче төркем төзелгән, аңа депутатлар, дәүләт оешмалары вәкилләре, нәшерләр һәм кибет хуҗалары кергән.
Азатлык радиосы хисабына күрә, Украинадагы сугышта Туймазыдан 81 ир-егет һәлак булган. Ә Башкортстан Русиядәге төбәкләр арасында үлүчеләр саны ягыннан беренче урында.
Марат Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды.
"Пруфы" бәйсез басмасын киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалануда гаепле дип таптылар. Басма нәшере Рәүфә Рәхимованың үзенә быел октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.
дәвам