Данис Гайсин – балигъ булмаган алты бала атасы. Туганнары аны озак тотмаслар, чыгарырлар дип өметләнгән иде. Ләкин аны Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләргә телиләр.
Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә сәламәтлек белән гомергә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаеплиләр.
Алтынай Вәлитов Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан китте һәм хәзерге вакытта АКШта сәяси сыену статусын көтә. Сигез ай узса да, ул Русия пропагандасы аны вакыт-вакыт искә төшереп ала дип сөйләде. Шулай ук, ул ни өчен башкорт сәяси активистларына кушылмаганын да аңлатты.
"Idel.Реалии" мәгълүматынча, алты гаепләнүченең бишесе мәхкәмәдә үз гаебен танырга җыена. "Мәхкәмә процессы тиз узар күрәсең: адвокатлар әйтүенчә, хөкемдар эшне 4-5 утырышта, декабрь ахырына кадәр карап бетерергә ниятли", — дигән "Idel.Реалии"га бер гаепләнүченең туганы.
Куштауны яклаган активист, 31 яшьлек Юлай Әюповны тикшерү Баймак районы мәхкәмәсе янында 17 гыйнварда булган "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның" берсе итмәкче була. Иптәшләре Әюповны бик ярдәмчел һәм гадел кеше дип атый һәм үзе дә, гаиләсе дә бөтен сынауларга да түзәчәгенә ышана.
Аны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда һәм хакимият вәкиленә карата сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллануда гаеплиләр.
"Русия төбәкләрендә этник азчылыклар һәм асаба халыкларның протестлары рәхимсез рәвештә бастырыла", диелә хисапта.
Иммиграция мәхкәмәсе активистка withholding of removal (илдән чыгарып җибәрүдән баш тарту) статусы биргән. Мондый статусы булган кешене Америкадан депортацияли алмыйлар, чөнки мәхкәмә егеткә үз илендә канунсыз эзәрлекләнү яный дип тапкан.
Башкортстаннан 27 яшьлек Заһир Мөхәммәдъяров АКШның иммиграция төрмәсендә утыра. Ул Баймактагы протестларда катнашканнан соң, полиция эзәрлекләвеннән качып, Русиядән китәргә мәҗбүр була. Мөхәммәдъяровның сәяси сыену сорау мәсьәләсе 19 сентябрьдә каралачак.
Айгиз Ишмурзин — җырчы. Аны концерт алдыннан тоткарладылар. Якыннары егетнең республика буйлап гастрольләргә чыгарга ният итүен сөйли, әмма хәзер "тормышын җимерделәр" ди.
дәвам