Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен миллиардлаган сум акча түгүче Башкортстанда әле дә газсыз авыллар шактый. Зианчура, Илеш, Мәчетле районнары, Салават шәһәре тирәсендә яшәүчеләр газ кертүне сорый. Ләкин әлеге район-шәһәрләрнең хакимиятләре газ керү өчен әлегә акча каралмаган дип җавап бирә.