"Шкафларны, әниемнең кәфенлекләрен, киемнәрен актарганнар. БСТда эшләгән чакта төшкән фотоларым тора иде, шуларны алып киткәннәр", дип сөйли ул. Шулай ук аның туганнарын киләсе атнада Уфадагы ФСБ идарәсенә чакырганнар.
Алар Русиянең 18 төбәгеннән. Иң күбе Вологда өлкәсе белән Краснодар төбәгеннән — өчәр кеше. Шулай ук Ростов белән Алтай өлкәсе һәм Башкортстаннан икешәр кеше үлгән.
Экоактивистлар баш күтәрүе аркасында шәһәрдә чүплек корылмасы төзелмәскә мөмкин. Бу юлы куәт оешмалары ни өчен аларны яклаган кыяфәт ясый?
Сергей Кочетков сугышка төрмәдән киткән булган.
Уфада тоткарланучыларны беркетмә төземи генә кире җибәргәннәр. Ә Казанда тоткарланган өч кешегә бүген мәхкәмә көтелә.
Бер ел элек Русия оппозиция сәясәтчесе Харп шәһәре колониясендә үлде. Хатыны һәм көрәштәшләре сәясәтчене Владимир Путин боерыгы белән үтерделәр дигән фикердә. Кремль моны кире кага.
Җинаять эшен "вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" (Җинаять кодексының 285нче маддәсе, 1нче өлеше) нигезендә ачканнар. Стәрлетамакта яшәүчеләр чүплек корылмасы төзүгә каршы 27 меңнән артык имза җыйды.
Шулай ук башкортстаннардан кесә телефоннары, көймәләр, мопед, бензин пычкылары тартып алып фронтка җибәргәннәр. Нигездә исерек килеш машина йөртеп кабат тотылган кешеләрнең яки зур бурычлары булганнарның милкен тартып алулары әйтелә.
Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен миллиардлаган сум акча түгүче Башкортстанда әле дә газсыз авыллар шактый. Зианчура, Илеш, Мәчетле районнары, Салават шәһәре тирәсендә яшәүчеләр газ кертүне сорый. Ләкин әлеге район-шәһәрләрнең хакимиятләре газ керү өчен әлегә акча каралмаган дип җавап бирә.
Чүплек эшкәртү корылмасында коммуналь калдыкларны яндырырга җыеналар ди активистлар.
7 февральдә Башкортстанда Русия империясе байрагын яндырган өчен ике яшүсмерне кулга алдылар. Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли. Башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе без беркемгә дә байрак яндырырга кушмадык дип белдерде.
Башмакларны Стәрлетамак шәһәрендәге гыйбадәтханәгә йөрүчеләр бәйли. Соңрак психологлар аларны көмәнле хатын-кызларга тапшыра. Чараны оештыручылар фикеренчә, бу аборт ясатыргамы, баланы табаргамы дигән сайлау алдында калучыларга "дөрес карарга килергә булыша".
дәвам