"Имештер эш материалларында Башкортстан ФСБсы хезмәткәрләренең белешмәсе бар, янәсе нинди дә булса протест чаралары үтәргә һәм аларга карата физик көч кулланырга мөмкиннәр", дип аңлата адвокат мәхкәмәне ябык үткәрүләренең сәбәбен.
Өч бала атасы Айнур Кәримовны Баймак вакыйгаларыннан ике атна узгач тоткарлыйлар. Гади эшче, гаиләнең бердәнбер ашатучысы февральдән бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны хокук саклау оешмалары вәкилләренә карата көч куллануда гаеплиләр.
Азатлык "Баймак эше" нигезендә тоткарланган кешеләр турында сөйләүне дәвам итә. Инсаф Исламовны Мурмански өлкәсендә тоткарлыйлар. Ул гаиләсе белән шунда яши һәм эшли. Гыйнварда Башкортстанга ялга кайткан була. Хәзер ул Уфадагы тикшерү изоляторында утыра. 17 сентябрьгә кадәр Инсаф — сак астында.
Җинаять эшләрен Ижауның Устинов район мәхкәмәсе караячак.
Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Прокурор ирне ун елга утыртуны сораган булган. Аны Баймакта 17 гыйнварда "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"дан тыш, полиция хезмәткәренең күзенә зыян салуда гаепле дип тапканнар.
Хатыннары ирләрен "гаепләрен танырга, үкенеч белдерергә" күндерергә тиеш. Аерым алганда моның белән әле күптән түгел Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов шөгыльләнә диелә.
"Ике телефонымның парольләрен әйтмәгән өчен кулларымны аркама каерып куйдылар, аякларга суктылар", дип сөйләгән иде ул мәхкәмәдә.
Күптән түгел Ижаудагы башка бер мәхкәмәдә алты кешене хөкем итәчәкләре билгеле булды. Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе өч кешенең эшен карый. Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе - бер кешенең. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган, икесе үлде.
Әлегә беренче утырышның ничәсендә буласы билгеле түгел. Мәхкәмә август уртасында башланырга мөмкин.
3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшенең карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк. Азатлык өч фигурант турында тулырак мәгълүмат әзерләде.
Аерым алганда, аларга адвокатларга түләү өчен акча кирәк.
дәвам