Моңарчы ул камерада иске газетларны яндырган иде һәм шуның өчен штраф изоляторына да утыртылды. Мифтаховның моны күршесеннән аерып утыртсыннар өчен ФСИН хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итү өчен эшләве әйтелгән иде.
Бу — Татарстандагы барлык торак пунктларның унлап процентын тәшкил итә.
Әгәр фәрман өлгесе кабул ителсә, чит ил ватандашларына аерым алганда куркыныч йөкләр ташуны, таксида эшләүне, финанс хезмәтләре күрсәтүне һәм башкаларны тыячаклар.
Гыйлметдинов демография белән бәйле җитди проблемнар бар, бу аерылышулар саны күп булуы һәм гаилә кора белмәүләре белән бәйле, дигән.
Азатлык Радиосы хисабыннан күренгәнчә, сугышта милли республикалардан үлүчеләр саны арта бара. Срочникларны сугышка барырга үгетлиләр, моннан баш тарткан 19 яшьлек Татарстан егетен армиядә атып үтергәннәр.
Исемлектә торучыларның әле яртысы да җир белән тәэмин ителмәгән.
Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр, әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.
Бу юлы ул 1 млн сумнан артык ришвәт алуда шикләнелә.
2023 елда әлеге тармакта уртача хезмәт хакы 37-38 мең сум тәшкил иткән. Быел ул бары 10%ка арткан.
"Без ике вариант та булсын дип сораган идек... Федераль канун булачак. Без аны үтәячәкбез. Бер үтенечебез бар — ике схема да эшләп карасын, ә аларның кайсы яхшырак икәненә соңыннан карар бирсеннәр", дигән Татарстан президенты "Ведомости"га.
дәвам