Вәлиәхмәтовны нидә гаепләүләре билгеле түгел, аңа каршы яңа зур эш ачылган була ала, әмма хакимияттән бу хакта рәсми мәгълүмат юк.
Быел 1 гыйнвардан башлап 10 мең һәм аннан артыграк язылучысы булган блогерларга Роскомнадзорда теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматлар тапшырыла. "Не Москва" басмасы исәпләп чыгарганча, бу канунны Русиянең барлыгы 13 төбәге башлыгы үтәмәгән.
Былтыр 5,3 млрд сум бирелгән булган, ә быел 4,1 млрд сум биреләчәк. Узган ел әлеге програм хисабына авылда 10 гаилә өчен 882 дүрткел метр торак кулланылышка кертелгән. Шулай ук авыл җирләрендә яшәүче 118 гаиләнең торак шартларын яхшырткан булганнар.
"Байлык № 3" юлчылар ташу хосусый оешмасының хуҗасы Руслан Йосыпов шул сәбәпле автобусларда эшләргә кеше алганда сайланып торырга туры килми, ди.
Ике республика сугышта югалтучылар саны белән Русия буйлап – беренче ике урында.
"Торак пунктларны урап уза торган юллар салу белән бәйле шәхси тәкъдим килүен бик теләр идек. Агломерацияләр нык үсештә, бу исә хәзерге юлларга көч китерә. Кайбер шундый торак пунктлар урап уза торган юллар таләп итәчәк", дигән министр Фәрит Хәнифов.
Азатлык Радиосы YouTubeта да, Instagramда да актив эшли. 2024 елның иң популяр видеоларын искә төшерәбез. Бу язмада радиобызның YouTube-каналын анализлыйбыз.
Алексей Песошин Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итәргә кирәк, дип искәрткән. "Вазгыять узган елгыдан аерыла", дигән ул.
Фәрит Зәкиев зур аерма белән сайттагы тавыш бирүдә алда барса, Фаил Алсынов Telegram-да күп тавыш казанды. Нәтиҗәдә, ике намзәт тә зур аерма белән алда бару сәбәпле, быел аларның икесен дә Ел шәхесе дип билгеләү дөрес булыр дип саныйбыз.
Аны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакырган диелә.
Казан һәм Чаллыда татар тамашалары бар, ә менә башка татар театрларында күпчелек тамаша — урысча. Башкорт театрларында тел мәсьәләсе исә тагын да кискенрәк тора.
Театр бинасы җәйгә тулысынча эшли башларга тиеш.
дәвам