Сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак."Теория аз булачак, аудиторияләрдә күп вакыт үткәрмәячәкбез", дигән програм җитәкчеләренең берсе.
New York Times газеты белешмәләренчә, бер миллиардлап доллар күләмендә кораллар бирү һәм аларны җитештерүгә заказлар туктатыла. Шулай ук Украина махсус ярдәм програмы кысаларында бирелүче йөзләгән миллион доллардан мәхрүм калачак.
444 җинаять эше — "фейклар" тарату турында, 171е — гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ачылган.
Бүген, 3 март төнендә, Уфадагы Черниковкада нефть эшкәртү заводы яна башлавы билгеле булды.
Аерым алганда, Франция белән Британия "һавада, диңгездә һәм энергетика инфраструктурасына булган атышларны" бер айга туктатырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта бу җирдә барган хәрби хәрәкәтләргә кагылмый.
Денис Мәмәтов ачылышка Коръәннән өзекләр тотып килгән һәм район хакимиятеннән бу тактаны мәктәп бинасыннан салдыруны сораган. Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина Украинага һөҗүм "каһарманнары" хөрмәтенә мемориаль такталар кую шәригать кануннарын бозмый ди.
Өч көндә басып алып буйсындырабыз дигән сугыш өч елга сузылды. Бу хакта Татарстан белән Башкортстанда яшәүче кешеләр ни уйлый?
Украинага каршы сугышып кайткан хәрбиләр авыр үсмерләргә, ятимнәргә, балалар йортларында һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә остаз булачак.
Районда зур тигезсезлек хөкем сөрә: авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, нефть тармагында эшләүчеләргә караганда, ике тапкырга азрак акча эшли. Нәкъ менә алар сугышка китә дә инде.
Ул гомуми тәртипле колониядә утырачак.
"Бер ғүмер етмәй икән" ("Бер гомер җитми икән") тамашасы Мөнир Кунафин пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләрнең чын тарихлары чагылыш тапкан диелә.
дәвам